Казанда пилотсыз хәрби очкыч ясаучы бюро җитәкчесе кулга алынды
Казанда Симонов исемендәге конструкторлык бюросы җитәкчесе Александр Гомзин кулга алынган. Ул дәүләт казнасы акчасын максатчан кулланмауда гаепләнә. Әлеге оешма саклану министрлыгының пилотсыз очкычын төзү белән шөгыльләнә.