Илшат Әминов: "Милли журналистиканы грантлар ярдәмендә күтәрергә кирәк"
9 апрель Казанда "Яңа гасыр" (ТНВ) телерадиокомпаниясе бинасында канал башлыгы Илшат Әминов катнашында узган матбугат очрашуында милли журналистларны әзерләүдә туган авырлыклар турында сүз барды. Әминов бу мәсьәләне Дәүләт шурасында күтәреп чыгачагын белдерде.