(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда 1938, 1940 һәм 1956 елларда туган өч хатын-кыз коронавирус корбаны булган.
Шулай итеп, республикада пандемия вакытында вирус аркасында 543 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип сөйләделәр республика ведомствосында.
Узган тәүлектә Covid-19 инфекциясе республиканың 38 кешесендә ачыкланган. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда... Читать дальше...