(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). 2 июньдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
2 һәм 3 июньдә Татарстанда бераз яңгыр явар дип фаразлана. Төнлә һава температурасы +6...+13 градуска кадәр төшүе, көндез +15...+21 градус җылы булуы көтелә.
Пәнҗешәмбе, 4 июньдә, явым-төшем көтелми, ә көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +7...+12 градус... Читать дальше...