Уфада дирижер, Башкортстанның халык артисты Таһир Камалов вафат
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрын оештыруның чишмә башында торган танылган дирижер, Башкортстанның халык артисты Таһир Камалов 59 яшендә авырудан соң вафат булды. Хезмәттәшләре аның коронавирус инфекциясеннән өзлегүләр белән көрәшүен, табиблар аны саклап кала алмавын сөйли. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Таһир Камалов 1962 елның 2 июнендә туган. Уфа сәнгать училищесын баян классы буенча тәмамлаган, Уфа сәнгать институтында һәм Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә укыган. Читать дальше...