Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов эшеннән китә
Бюджет буенча беренче
Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов отставкадан соң Совет Федерациясенә күчә. Бу хакта РБК сайты хәбәр итә.
Әлеге урынга Артамонов Калуга өлкәсе башкарама хакимияте тарафыннан тәкъдим ителгән. Югары палатада ул Николай Журавлев урынына бюджет һәм финанс базары буенча комитет җитәкчесе итеп билгеләнгән.
Журавлев комитет җитәкчесе итеп сайлауга ук әлеге вазифадан китеп, вице-спикер булды.
Артамоновның вәкаләте 2010 елда тәмамлана, ул яңа срокка бармаячак. Читать дальше...