Владимир Путин Хөкүмәтнең отставкага китүе турындагы указны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәтнең отставкага китүе турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
Текстта билгеләп үтелгәнчә, Министрлар Кабинетының агымдагы составы яңа Хөкүмәт формалаштырылганчы үз вазифаларын үтәвен дәвам итәчәк.
Искәртеп узабыз, Хөкүмәт дәүләт башлыгы инаугурациясеннән соң үз вәкаләтләрен өстеннән төшерә. Элегрәк Премьер-министр Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалаган иде.