Туган телдән олимпиада җиңүчеләре-призерларына Казан университетына ташлама вәгъдә итәләр
Татарстан Республикасы 8-11 нче сыйныф укучылары Россия халыклары туган телләре һәм әдәбияты буенча III Федераль олимпиадада катнашып, үз белемнәрен сынап карый ала. 11 нче сыйныф укучылары өчен Казан федераль университетына укырга кергәндә ташламалар каралган.
Чара 2023-24 уку елына («Педагогик белем бирү» предметы) Россия укучылар олимпиадалары Советының олимпиадалар исемлегенә кертелгән, дип хәбәр итә аны оештыручылар.
Олимпиада Россиядә яшәүче төрле халыкларның туган телләре һәм әдәбияты, шул исәптән татар теле буенча да үткәрелә.
Олимпиадада җиңүче һәм призер булган 11нче сыйныф укучылары, әгәр алар профильле фәннән бердәм дәүләт имтиханын кимендә 75 баллга тапшырса, Казан федераль университетына кабул ителүгә аерым хокук алачак.
Шул исәптән, сүз 2024-25 уку елына «Педагогик белем бирү» һәм «Педагогик белем бирү (ике әзерлек профиле белән)» программалары буенча укырга сынауларсыз кабул итү турында бара.
Олимпиаданың сайлап алу этабы дистанцион рәвештә 2024 елның 9 гыйнварына кадәр үткәрелә. Катнашу өчен гариза бирү һәм күбрәк мәгълүмат алу өчен malun.kpfu.ru/svosh сайтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.