Миңнеханов Татарстан Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законны имзалады
2024 елда Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының керем һәм чыгымнары 79,6 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Шулай итеп, бу чорга бюджет дефицитсыз кабул ителгән. Бу — республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган законнан күренә.
Күрсәтелгән керем суммасыннан 68,4 млрд сумнан артыгын федераль казнадан бюджетара трансфертлар тәшкил итә, 10 млрд сумнан артыгы Татарстан бюджетына туры килә.
2025 елда Татарстан Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджетының керем һәм чыгымнары кабат бертигез булачак һәм 85 млрд сумга якын тәшкил итәчәк. Керем өлешендә 10 млрд сумнан артыгы Татарстан бюджетыннан трансфертлар булачак. 2026 елга фаразланган керемнең гомуми күләме 89,79 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Көтелгән чыгымнар янә бу суммадан артмаячак.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды 2023 елны 1,7 млрд сум дефицит белән тәмамлаячак, дип хәбәр иткән иде.
Моннан тыш, республика җитәкчесе 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында законны имзалады.