Санкт-Петербургта Татарстан Республикасына багышланган милли мәдәниятләр фестивале булды
![Санкт-Петербургта Татарстан Республикасына багышланган милли мәдәниятләр фестивале булды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/11/29/acfc7bcaec13085102693b1d3620b648.jpg)
Санкт-Петербургның «БИАР» китапханәсендә (Тамбасов урамы, 1) Татарстан Республикасына багышланган милли мәдәниятләр фестивале булды. Чараны «Акчарлак» татар фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Җиһангирова оештырды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальдә татар һәм рус телендә җырлар башкарылды, Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы Казан турында кыска документаль фильмнар күрсәтелде. Шулай ук зур булмаган этнографик күргәзмә – көнкүреш әйберләре, музыка кораллары, аерым алганда, күннән мозаик эшләнмәләр әзерләүдә татар осталарының югары сәнгатен күрсәтә торган хатын-кыз аяк киемнәре – тәкъдим ителде.
Чарага килгән кунакларны «БИАР» китапханәсе мөдире Светлана Толстая сәламләде. Ул һәвәскәр артистларның чыгышын югары бәяләде. Мактаулы кунаклар арасында журналист, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхим Теләшев һәм хатыны Сафия дә бар иде. Рәхим Теләшев «БИАР» китапханәсе хезмәткәрләрен, фестивальне оештыручыларны сәламләде һәм аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ленинградның фашистлар камалышыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгы якынлашып килүен исәпкә алып, Рәхим Теләшев китапханәгә «Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград камалышында» дигән китабын бүләк итте.
«Фестиваль күңелле, тантаналы шартларда һәм бик җылы узды», - диелә хәбәрдә.