Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2023

Наилә Гәрәева вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты

0
Наилә Гәрәева вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты

Татар театрының күренекле актрисасы, Россиянең атказанган һәм ТАССРның халык артисты Наилә Гәрәева вафат булу сәбәпле, ТР җитәкчелеге кайгы уртаклашты.

  • Искәртеп узабыз, актриса каты авырудан соң 28 ноябрьдә 83 яшендә вафат булды. Наилә Гәрәеваны соңгы юлга озаттылар: Татар театрының иң якты йолдызларының берсе иде, дип язган иде.

Кайгынамә авторлары Татарстан җәмәгатьчелегенең зур югалту кичерүен билгеләп үткән.

«Наилә Гәрәева татар актерлык сәхнәсенең иң яхшы традицияләрен үзләштергән чын сәхнә остасы һәм Татар академия театры коллективының җанлы гәүдәләнеше иде. Үзенчәлекле, күпкырлы таланты, еллар үтү белән сүнми-сүрелми торган иҗат дәрте аңа дөнья, рус һәм татар классикасы спектакльләрендә, шулай ук заманча драматургия әсәрләрендә йөздән артык төрле пландагы роль тудырырга мөмкинлек бирә», - диелә кайгынамәдә.

Наилә Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казанда туган. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлаганнан соң Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына кабул ителә һәм анда 60 елдан артык эшли.

Яшь актрисаның сәхнә дебюты икенче курста укыган вакытта – «Беренче мәхәббәт» спектаклендә була. Искиткеч сәләтлелеге, сөйкемлелеге һәм темпераменты аркасында ул тудырган Рәхилә образы Наилә Гәрәевага зур популярлык алып килә. Шулай ук 60нчы еллар ахырында иң яхшы эшләреннән берсе булган Әсәл образы да (Чыңгыз Айтматов, «Гүзәлем Әсәл») аңа зур уңыш китерә.

Наилә Гәрәеваның күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге «Дуслык», «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләр өчен» орденнары, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кебек бүләкләр белән билгеләп үтелә.

«Наилә Гәрәева халыкның зур мәхәббәтен казанды һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр үз эшенә тугры калды. Күренекле актрисаның күпкырлы таланты, гомуммилли казанышка әверелеп, татар театр сәнгатендә кабатланмас эз калдырды. Яраткан актриса һәм талантлы кешенең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланачак», - диелә текстта.

Кайгынамәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ркаил Зәйдуллин, Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Роза Әхмәдиева, шулай ук Казан театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова имзалаган.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы


Спорт в России и мире
Москва

В Лужниках состоялась церемония открытия Всероссийской Спартакиады Специальной Олимпиады


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосхе


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Обмен электронными транспортными накладными стал доступен участникам «Биржи грузоперевозок ATI.SU»





Путин в России и мире
Москва

ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА. ПРО НАУКУ АКТИВНОЙ ВСЕЛЕННОЙ. ЭКСПЕРТ АНАТОЛИЙ ГОЛОД.


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Бато Багдаев

В столице Бурятии в городе Улан-Удэ в театре кукол «Ульгэр» 14-16 июня пройдут «Волшебные выходные»! - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети



Москва

Раменские школьники стали победителями на всероссийском чемпионате по мехатронике

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net