Курган өлкәсенең Йолдыз авылы делегатлары Казанның истәлекле урыннарын карады
![Курган өлкәсенең Йолдыз авылы делегатлары Казанның истәлекле урыннарын карады](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/11/29/81d441d8eb347e3e3d3d94ce34a7918a.jpg)
Бүген, 29 ноябрь, Курган өлкәсенең Йолдыз авылы делегатлары өчен мәдәни программа оештырылды. Делегатлар арасында: Эльвира һәм Кәлимулла Миңнегәрәевләр, укытучы Гөлсимә Байтирәкова һәм мәктәп укучылары бар, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.
Кунакларга Казан буйлап экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында алар Казанның истәлекле урыннары, тарихы һәм күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүмат алды. Шулай ук делегатлар Апанай һәм Мәрҗани мәчетендә булды, диелә хәбәрдә.
Кич белән алар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына спектакль карарга бара.