Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар дәүләтләренең флагларын күрсәтте
Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты ТР Дәүләт флагы көне уңаеннан урнаштырылган видеода төрле чорлардагы татар дәүләтләренең әләмнәрен күрсәтте.
Роликта Җүчи олысы (Алтын Урда), Казан ханлыгы, 1923 елдагы Татар Совет Социалистик Республикасы, 1937 һәм 1954 еллардагы Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы, шулай ук Татарстан Республикасының хәзерге флагын күрергә мөмкин.
«Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән!» - диелә институтның Telegram-каналындагы видео янындагы текстта.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика халкын ТР Дәүләт флагы көне белән котлавы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
- Моннан нәкъ 32 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Республикасы Югары Советы яшел-ак-кызыл төсләрдәге флагны республиканың яңа дәүләт символы сыйфатында раслады.