Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2023

Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге проектында 20 район катнашкан

0
Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге проектында 20 район катнашкан

28 ноябрьдә Казанда керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Сарман районы керәшеннәре айлыгын йомгаклау концерты булды. Сарман – үзәкнең «Якын дуслар җыелышкач» дигән проектында катнашкан 20нче район. Бу проект кысаларында мәдәни үзәктә һәр айны бер районның керәшеннәренә багышланган айлык уза.

Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров проектның Татарстан керәшеннәрен яңа ачылган мәдәни үзәк белән таныштыру чарасы булуы билгеләп үтелде. «Төрле район керәшеннәренең бирегә килеп, күреп, үзләренең мәдәниятен, йолаларын, традицияләрен күрсәтә, туган телдә аралаша алуы бик кыйммәтле. Бу – бик дөрес карар», – диде ул үз чыгышында.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова айлыкка нәтиҗәләр дә ясады. ««Җакын дуслар җыелышкач» проекты инде өченче ел эшләп килә. Сарман 20нче район булды. Алар бездә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын тәмамлый», – дип сөйләде.

Людмила Белоусова сүзләренчә, ай дәвамында мәдәни үзәкнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында Сарман районы керәшеннәре турында 44 пост урнаштырылган. Аны 78 598 кеше күргән. Проектны Татарстанда гына түгел, Башкортстанда, Иркутск өлкәсендә һәм Краснодар краенда да караганнар.

Концертта катнашкан «Игәнә» халык фольклор ансамбле керәшеннәрнең иң озак эшли торган ансамбльләренең берсе булып санала. Ул 1974 елда оешкан. Аның җитәкчесе һәм аккомпаниаторы Раилә Асанова. Коллективта яшьләр дә, ансамбльнең беренче составында ук булган солистлар да бар. Шуларның берсе – 83 яшьлек Тамара Подвалова. Шулай ук, кичәдә ансамбльнең яшьләр бүлеге «Айбагыр» балалар фольклор ансамбле дә катнашты. Ике коллектив та концерттагы чыгышларында тамашачыларны борынгы керәшен җырлары, йолалары, биюләре белән таныштырды.

Шагыйрь, журналист, «Керәшен сүзе» газетасының беренче редакторы Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) дә Сарман ягыннан. Людмила Белоусова Ямаш Игәнәйнең китабын әзерләүләре турында да әйтте. «Без Ямаш Игәнәй белән – бергә эшләгән, «Керәшен сүзе» газетасын бергә чыгарган кешеләр. Сарман керәшене буларак мин дә шушы кичәдә катнашам. Шуны әйтеп китәсе килә: Яков Емельянов исемендәге үзәк Ямаш Игәнәйнең китабын әзерлиа. Әлегә ул типографиядән кайтмады. Ләкин Яңа елга әзер булачак. Ул аның юбилеена багышлана. Аңа быел 85 яшь тулган булыр иде», – диде ул һәм шагыйрьнең «Чәчәк ясадылар кыя таштан» шигырен укыды.

Танылган композитор, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев Сарманның Баткак дип аталган авылында туган. Ул кичәдә авылына багышлап Клара Булатова сүзләренә язылган «Бер карасаң, елар сәбәп тә юк» җырын башкарды.

Сарман керәшеннәре айлыгын йомгаклау кичәсендә шулай ук Әхмәт авылыннан «Сәяр» фольклор ансамбле, «Керәшен чибәре – 2021» титулы иясе, җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Лиана Самойлова (Антонова), яшь җырчы Владимир Самойлов, Сарман районының үзешчән җырчылары катнашты.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Москва-Пекин. Собянин в Китае подписал соглашение о сотрудничестве


Спорт в России и мире
Москва

Резидент «Инсайт Люди» Дмитрий Зубов установил мировой рекорд по чеканке мяча


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Россиянка Людмила Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосе


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Обмен электронными транспортными накладными стал доступен участникам «Биржи грузоперевозок ATI.SU»





Путин в России и мире
Москва

ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА. ПРО НАУКУ АКТИВНОЙ ВСЕЛЕННОЙ. ЭКСПЕРТ АНАТОЛИЙ ГОЛОД.


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Бато Багдаев

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: «Волшебный платок бабушки Дари» - это захватывающее путешествие в мир бурятской сказки, которое не оставит равнодушным ни одного зрителя



Москва

Секреты создания идеального букета: Как выбрать и собрать самые красивые цветы для особого момента

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net