Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2023

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт флагы көне белән котлады

0
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт флагы көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне уңаеннан татарстанлыларны котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән котлыйм. Гражданнарда ватанпәрвәрлек хисе дәүләтнең символларына ихтирам белән караудан уяна. Флаг, Герб һәм Гимн хокукый һәм тәрбияви вазифаларны гына үтәп калмый, ә бәһасыз тарихи-мәдәни мирасны да тәшкил итә, илнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштерә, аның рухи куәтенең мөһим өлеше булып тора.

Менә инде өч дистә елдан артык республикабызның йөзен өч төп рәсми атрибут – Флаг (авторы – Татарстан Республикасы Халык рәссамы Т.Хаҗиәхмәтов), канатлы барс сурәтләнгән Герб (филология фәннәре докторы Н.Ханзафаров һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Р.Фәхретдинов җитәкчелегендәге авторлар коллективы) һәм «Туган ягым» шигырен (авторы – Р.Байтимеров, Ф.Пираев тәрҗемәсендә) композитор Р.Яхин җырга салган Гимн гәүдәләндерә. Борынгы җиребездә гасырлар буе яшәүче халыкларның милли-мәдәни һәм рухи традицияләрен үз эченә алган бу берләштерү символлары вакыт сынавын уңышлы узып, бүген Татарстаннан ерак җирләрдә дә билгеле һәм хөрмәткә ия.

Моннан утыз ике ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Югары Советы озакка сузылган җанлы бәхәсләрдән соң республиканың яңа дәүләт символы буларак яшел, ак һәм кызыл төсле әләмне раслады. Аның өч горизонталь буйдагы төсләре күпмилләтле халкыбызның тормышчан принципларын чагылдыра: яшел – язгы уяну, торгызу; ак – ниятләр сафлыгы; кызыл – җитлегү, көч-куәт һәм яшәү ныклыгы төсе. Бүген республикадагы һәр әһәмиятле вакыйга – халыкара очрашулар яисә рәсми сөйләшүләр, спорт чаралары һәм иҗтимагый чаралар – болар берсе дә Татарстан флагыннан башка үтми.

Кадерле ватандашлар! Безне, төрле буыннар һәм халыклар вәкилләре булуыбызга карамастан, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе язмышы, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык берләштерә. Бүген шушы бәйрәм көнендә без иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендәге уңай үзгәрешләргә юнәлдерелгән зур бурычларны хәл кылуда үзебезнең катнашуыбызны тагын да ныграк тоябыз. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән игелекле эшләрегездә уңышлар, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Ышанам ки, без куелган максатларга ирешербез, Ватаныбызның бөеклеге хакына барлык ниятләребезне тормышка ашырырбыз!» – диелгән котлау сүзләрендә.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

В новостройку по реновации на улице Красных Зорь переезжают 320 семей — Собянин


Спорт в России и мире
Москва

Компания «КЕНГУРУ.ПРО» стала лучшим производителем спортивного оборудования


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

В Беларуси отреагировали на неожиданное решение Арины Соболенко


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Подписчикам Инго Экосистемы стало проще помогать людям





Путин в России и мире
Москва

Президент Конго прибыл на встречу с Путиным


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

«Все решено»: Лукашенко поблагодарил Лаврова за важное для Белоруссии решение




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова назвала заявление Киева о Крыме как военной цели «калькой с нацистской концепции»


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Земфира

Фото с вероятным визитом певицы Земфиры в Москве оказалось от 2018 года



Москва

Площадь нового пожара в здании НИИ во Фрязине выросла до порядка 150 «квадратов»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net