Миңнеханов Татарстан энергетиклары килгән Лисичанск шәһәреннән фотолар белән уртаклашты
Татарстан энергетикалары электр белән тәэмин итүне торгызуда ярдәм итү өчен республика шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә килде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Без шефлыкка алган Лисичанскига Татарстан энергетикалары килде. Белгечләр шәһәрдә электр белән тәэмин итүне торгызуда ярдәм итәчәк», - дип язган ТР җитәкчесе.
Миңнеханов шулай ук Лисичанскида төшерелгән, электр тапшыру линиясе баганалары сурәтләнгән берничә фото урнаштырды.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Лисичанскида электр белән тәэмин итүне торгызуда ярдәм күрсәтүе хакында хәбәр иткән иде: шәһәргә Казанның Челтәр компаниясеннән ике бригада килде.
Моңа кадәр Татарстан торак-коммуналь хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен Лисичанскига өч авария бригадасы озатуы хакында хәбәр иткән иде. Соңрак РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, әлеге шәһәрдә булып, җирле хезмәтләрнең кышка ничек әзерләнүен тикшерде.
Октябрь ахырында Рөстәм Миңнеханов Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә Татарстанда җитештерелгән азык-төлекне даими рәвештә җибәрергә вәгъдә иткән иде.