Екатеринбургта Казан күренешләре төшерелгән кәнфит җыелмалары чыгарырга ниятлиләр
Екатеринбургның «Город» ҖЧҖ (Городничев) компаниясе Казан күренешләре төшерелгән кәнфит җыелмалары чыгарырга ниятли. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Компания Екатеринбург, Мәскәү, Новосибирск күренешләре төшерелгән җыелмалар чыгарган инде. Екатеринбург җыелмасын Уралның иң танылган рәссамнарыннан берсе Алексей Ефремов бизәгән. Ул «иске» шәһәрнең күп кенә почмакларын киндергә төшергән. Аның картиналарында Расторгуев-Харитонов йортын, Харитонов паркын, Тарихи сквердагы су башнясын, Севастьянов йортын, Әдәби кварталны, Патша күперен һәм Екатеринбургның башка почмакларын күрергә мөмкин.
Казан исә рәссам Никас Сафронов картиналарында тәкъдим ителәчәк.