Кадыровның улы Чечняның физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары булды
Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның олы улы – 18 яшьлек Әхмәт Кадыров Чечня Республикасы физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрының беренче урынбасары булды. Әтисе үзенең Telegram-каналында улының яңа вазифасын телгә алган.
«Чечня Республикасы Парламенты Рәисе Магомед Даудов тантана барышында Чечня Республикасы физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрының беренче урынбасары Әхмәт Кадыровка, Чечня Республикасы башлыгы ярдәмчесе Эли Кадыровка һәм Адам Кадыровка Чечня Республикасы Парламентының югары орденын (»Даймехкан Сий») тапшырды», - дип язган сәясәтче.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Чечня җитәкчесенең өч улын «Даймехкан Сий» ордены белән бүләкләү турында пәнҗешәмбе, 9 ноябрьдә билгеле булган иде.
Искәртеп узабыз, Чечня Республикасы Физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы сайтында әйтелгәнчә, ведомство башлыгының беренче урынбасары вазифасын 2022 елның ноябреннән алып бүгенге көнгә кадәр Хөсәен Әбделкәримов били.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Адам Кадыровка «Дуслык» орденын тапшырган иде. Соңрак Карачай-Черкас Республикасы башлыгы Рәшид Темрезов аны - «Карачай-Черкас Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, ә Кабарда-Балкар Республикасы җитәкчесе Казбек Коков «Кабарда-Балкар Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләде. Адам Чечня башлыгының иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы итеп билгеләнде.