Росстат: 51 төбәктә бензин арзанайган, Татарстанда бәяләр үзгәрмәгән
31 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиянең 51 төбәгендә бензин бәясе кимегән. Татарстанда исә ул бер атна элеккеге дәрәҗәдә калган. Росстат сайтында шул хакта хәбәр ителә.
7 ноябрьдә Татарстанда АИ-92 маркалы бензинның литры – 49,54, АИ-95 – 53,34, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалысы 66,01 сум тәшкил иткән. Дизель ягулыгы исә уртача 59,61 сумга сатылган. 24-30 октябрьдә дә шундый бәяләр теркәлгән.
Билгеләп үтелгәнчә, бензин барыннан да элек Чечня Республикасында (уртача бәясе 2,8 процентка кимегән) һәм Киров өлкәсендә (-2,1 процент) арзанайган. Шул ук вакытта, Россиянең алты субъектында ягулыкның кыйммәтләнүе теркәлгән.
2 ноябрьдә хәбәр ителгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына илдә бензин бәясен тотрыклыландырырга кушкан иде.