Казанда I Бөтенроссия туган тел форумы башланды
12-14 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия туган тел форумын оештыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Россия төбәкләреннән килгән катнашучыларны теркиләр. Программа Татарстан башкаласы һәм Казан Кремле буйлап экскурсия белән дәвам итәчәк. Форумның беренче көне ахырында делегатлар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Идегәй» спектаклен караячак.
Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шулай ук мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре чакырылган.