Миңнеханов һәм Метшин Казан буйлап яңа троллейбуста йөрде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казан буйлап яңа буын троллейбусында йөрде. Республика һәм шәһәр җитәкчесен утырткан җәмәгать транспорты яңартылган юл буенча Коләхмәтов урамыннан үткән. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
МАЗ-303Т20 троллейбусы шәһәргә ике көн элек китерелгән. Тиздән Татарстан башкаласының автопаркы тагын 25 шундый транспорт белән тулыланачак.
Салонда 90 пассажир йөри ала. Троллейбус йомшак утыргычлар, гаджетларны зарядлау өчен USB-розеткалар белән җиһазландырылган. Иң кызыгы — җәмәгать транспорты авария системасы белән җиһазландырылган һәм, электрдан аерган очракта да, ул тагын 2 км юл үтә ала.