Казанда җиңел автомобиль самокатта барган 25 яшьлек кызны бәрдергән
Кичә Казанда Datsun автомобиленең 37 яшьлек йөртүчесе светофорның кызыл уты янган вакытта самокатта зебра буйлап юл аша чыгып барган кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Ачыкланганча, җиңел автомобиль Калинин урамы юнәлешендә Вишневский урамы буйлап хәрәкәт иткән. Машина йөртүче, тизлеген арттырып, самокатта барган 25 яшьлек кызны бәрдергән. Кыз светофорның кызыл уты янган вакытта зебра буйлап юл аша чыкмакчы булган.
Төрле тән җәрәхәтләре алган кызны медицина учреждениесенә озатканнар.
Узган тәүлектә Казанда барлыгы 66 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның бишесендә кешеләр зыян күргән.