Путин: Киләсе БРИКС саммитын Россия 2024 елның октябрендә Казанда уздырырга тәкъдим итә
Россия киләсе елда яңа БРИКС саммитын кабул итәчәк. Әлегә аның төгәл вакыты билгеләнмәгән. Әмма хәзер үк инде берләшмә вәкилләренең төп очрашу урыны итеп Казанны кую тәкъдим ителә, диде Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин.
«Без БРИКС очрашуын югары дәрәҗәдә 2024 елның октябрендә Казан шәһәрендә уздырырга ниятлибез. Төгәл вакытын дипломатик каналлардагы хезмәттәшләребез белән килештерәчәкбез», – диде Президент Йоханнесбургта узган саммитта чыгыш ясаганда.
Путин сүзләренчә, БРИКСта Россия рәислеге «Гадел глобаль үсеш һәм иминлек өчен күп яклылыкны ныгыту» девизы астында узачак.
Татарстан башкаласында гына түгел, Россиянең тагын 14 шәһәрендә 200гә якын сәяси, икътисади һәм иҗтимагый чаралар уздырылачак.
Исегезгә төшерәбез, бүген Йоханнесбургта БРИКС саммитының икенче, төп көне уза. Путин анда видеоконференцэлемтә режимында катнаша. Саммитта Россияне тышкы эшләр министры Сергей Лавров тәкъдим итә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан һәм аның башкаласы саммитны лаеклы дәрәҗәдә оештырырга әзер, дип белдерде инде. Чараның үзәк урыны «Казан Экспо» күргәзмә үзәге булыр дип планлаштырыла.