Казан ЮХИДИ балаларны креслосыз йөртү өчен җаваплылык турында искә төшерә
2023 елның җиде аенда Казанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 81 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 87 бала төрле җәрәхәт алган. Әти-әниләр үз балалары иминлегенә җитди карарга тиеш, дип искәртә ЮХИДИ.
Кичә Даурская урамында автоинспекторлар Jaguar автомобилен туктата, аның алгы пассажир урынында утырган сабый өчен балалар креслосы куелмаган. Документларны тикшергәндә, шоферның шулай ук тиешле документлары, ОСАГО полисы һәм путевкасы булмаган килеш машина белән идарә итүе ачыкланган. Моннан тыш, әлеге чит ил машинасы караган фирма үз эшчәнлеген туктату сәбәпле, машинаның теркәлүе гамәлдән чыккан.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 2023 елның 21 августыннан 10 сентябренә кадәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре « Игътибар-балалар!» профилактик чарасы үткәрә. Аның максаты — балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү.