Татарстанда коронавирус чорында кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгардылар
Татарстанда коронавирус инфекциясе вакытында мәдәният учреждениеләре өчен кертелгән чикләүләрне һәм ярдәм итү чараларын гамәлдән чыгардылар. Бу хакта төбәк хакимиятенең хокукый мәгълүмат сайтында хәбәр ителә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы документның гамәлдә булуын туктату турындагы карарны имзалады.
Барлыгы 88 документ үз эшчәнлеген туктатты, шул исәптән «Аерым социаль ярдәм чараларын бирү срогын озайту турында»гы, «Коронавирус инфекциясен таратуга каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә Татарстан дәүләт мәдәният учреждениеләренә ярдәм чаралары турында»гы документлар да гамәлдән чыкты.