Кузбасста татарлар яши торган авылда «Печән базары» фестивале оештырылган
![Кузбасста татарлар яши торган авылда «Печән базары» фестивале оештырылган](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/31/1229b8095d738a019aa4c860356d7684.jpg)
Кузбасста беренче тапкыр үткән «Печән базары» фестивалендә тамашачыларны төбәкнең төрле халыклары һәм милләтләре мәдәниятләре белән таныштырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм узган Юрты-Константиновы авылында 400 ел дәвамында калмак татарлары (калмаклар), руслар һәм башка бик күп халыклар бергә яши. Фестиваль программасында аларның традицияләре күрсәтелгән.
Бу көнне печән чабучылар конкурсында катнашып булган, теләге булган һәркем печән һәм салам сыннары ясау буенча мастер-класста катнашкан.
Ярминкәдә халык һөнәрчелеге осталарының фермерлык продуктлары һәм эшләнмәләре сатылган. Кузбасс һәм Себер милли иҗат коллективлары чыгыш ясаган.