Казанда 90 озын гомерле кеше яши, иң өлкәненә – 106 яшь
Казанның иң өлкән кешесе – 1916 елның 19 ноябрендә туган 106 яшьлек Шәриф Мәҗитов. Бүген ул Киров районында яши. Татарстан башкаласында 100 яшьтән узган 90 кеше исәпләнә, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Яшь буенча икенче урында – 1917 елның 15 мартында туган Гөләндәм Мөхәммәтова. Ул Совет районында яши. Өченче урында – Мәскәү районында гомер итүче, 1917 елның 10 сентябрендә туган Тәкъдисә Гафарова.
Мәскәү һәм Совет районнарында яшәүчеләр – озын гомерле кешеләр саны буенча рекордсменнар. Әйтик, бу районнарда 100 яшьтән узган 38 кеше гомер итә.
Тагын 14 озын гомерле кеше – Идел буе районында, 13е – Яңа Савин районында, 12се - Киров районында, сигезе – Авиатөзелеш районында, бишесе Вахитов районында яши.
Мэриядә билгеләп үтүләренчә, Казанда өлкәннәр өчен 2016 елдан «Тормышны яратучылар» дигән проект гамәлгә ашырыла. Ул 13 юнәлеш буенча бушлай дәресләрне үз эченә ала, алар шәһәрнең 56 мәйданчыгында уза.