Ульяновск өлкәсенең «Урама» татар фольклор ансамбле әгъзалары иҗади эзләнүләр белән йөри
![Ульяновск өлкәсенең «Урама» татар фольклор ансамбле әгъзалары иҗади эзләнүләр белән йөри](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/24/d947434a16f4fac7a2290be891d0c747.jpg)
22 июльдә Ульяновск өлкәсендәге Инза районы Дракино авылына Ульяновск шәһәреннән Алсу Әлмәтова җитәкчелегендә «Урама» татар фольклор ансамбле әгъзалары иҗади эзләнүләр белән килгән. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.
Әби-бабайлардан калган татар халык җырларын, бәетләрне, табышмакларны Фатиха апа Берхеева саклап калган. Фатиха апа һәм Сафия апа шул җырларны җырлап күрсәткән.
Фото: © «Өмет» газетасының телеграм-каналы
«Ачык йөзле, дәртле күңелле Фатиха апага, Сафия апага һәм Халил абыйга кунакчыллык күрсәтүләре өчен рәхмәтебезне белдерәсе килә», – ди җирле «Ак калфак» оешмасы рәисе Илүсә Коломак.