Татарстан Ветеринария хезмәте күрше төбәкләрдән авырулар керү куркынычы турында әйтте
Татарстан бүгенге көндә хайваннарда һәм кошларда аеруча куркыныч авырулар буенча имин төбәк булып тора. Әмма вирусларны күрше төбәкләрдән кертү куркынычы саклана. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Дуңгызларда Африка чумасы, кош гриппы, тилчә, бруцеллез, ит ашаучы җәнлекләр чумасы, сарык һәм кәҗәдә чәчәк авыруы, нодуляр дерматит, Себер түләмәсе һәм башкалар кебек авыруларны кертү куркынычы даими бар. Безне күрше төбәкләрдә - Марий Эл, Удмуртия һәм Киров өлкәсендә кош гриппы очраклары нык борчый», - диде спикер.
Быел алты айда Россиянең 28 төбәгендә кош гриппы теркәлгән. Чир таралуның 62 очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 51е соңгы ике айда теркеәлгән. Аларның 46 очрагы кешеләр тирәсендә яшәүче кыргый кошларда һәм акчарлакларда ачыкланган.
«Россиядә кош гриппының шактый артуын исәпкә алып, «Акчарлак» айлыгы игълан ителде. Ул 10 июльдән 9 августка кадәр бөтен ил буйлап уздырыла. Айлык аеруча куркыныч авыруларны булдырмауга юнәлдерелгән», - диде Мотыйгуллин.
Кошчылык предприятиеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләренә кош-кортны ябык режимда тотарга, шулай ук башка ветеринария таләпләрен үтәргә тәкъдим ителде.