Россия туриндустрия берлеге: Төркиядә ял итү бәясе 47 процентка артты
Россия туриндустрия берлеге быел Россия Федерациясеннән читтә ял итүчеләр саны 10 миллионга җитәр дип өметләнә. Бу хакта ТАССта узган матбугат конференциясендә Россия туриндустрия берлеге президенты Илья Уманский белдерде. Аның бәяләве буенча, безнең илдә «эшләр начар бармый»: тармак 15 процентка үсә.
Уманский сүзләренчә, Төркиягә зур өметләр багланган иде. Узган ел бу илгә 5,2 миллион ватандашыбыз ял итәргә барган. Россия туриндустрия берлегендә быел бу күрсәткеч 7 миллионга җитәр дип өметләнгәннәр. «Кызганыч, әлегә фаразлар тормышка ашмый, — дип белдерде спикер. Төркиядә ял итү бәясе һәм милли валютабыз курсы үзгәрү сәбәпле, бу ил шактый кыйммәтләнде». Аның сүзләренчә, ял итү бәяләре 47 процентка арткан. Шуңа күрә Россиядән анда туристлар агымы көтелгән кадәр зур түгел.
Бу фонда кайбер башка чит ил юнәлешләре туристлар агымын үз өсләренә ала башлады, шул исәптән төрек агымын да. «Мәсәлән, Әмирлекләр бик оператив эшләде, алар махсус рәвештә россиялеләр өчен бәяләр формалаштырды һәм, эссегә һәм гомумән Гарәп Әмирлекләрендә сезон булмавына карамастан, туристларда кызыксыну уятты. Хәзер анда туристлар агымы бик югары», - дип сөйләде Илья Уманский.
Моннан тыш, аның мәгълүматлары буенча, Мальдив һәм Мисыр буенча да күрсәткечләр бик яхшы. Күптән түгел ачылган Таиландка туристлар агымы пандемиягә кадәрге күрсәткечләргә җиткән. Беренче яртыеллыкта бу илгә 800 мең россияле барган.