Татарстан Гидрометеоүзәге алдагы көннәрдә температураның бераз күтәреләчәген искәртте
![Татарстан Гидрометеоүзәге алдагы көннәрдә температураның бераз күтәреләчәген искәртте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/13/0c1b2e22f974eadaf026cc7dafadee6f.jpg)
Алдагы көннәрдә Татарстанда температураның бераз күтәрелүе көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +24..+26 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Әйтик, 14-16 июльдә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Җомга һәм шимбәдә һава температурасы төнлә +9..+16, көндез +20..+26 градус тәшкил итәчәк. 16 июльдә температура төнге сәгатьләрдә +11..+16, көндез исә +19..+24 градус тәшкил итәр дип көтелә.
Дүшәмбе һәм сишәмбе, 17 һәм 18 июльдә, республикада урыны белән яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.