Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әлмәттә 14 парның никахы теркәлгән
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда 14 пар язылышты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Бу көнне яңа өйләнешүчеләр, кунаклар өчен «Гаиләне саклыйк» проекты кысаларында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар, шулай ук сыйлар әзерләнде, дип хәбәр итә Әлмәт ЗАГСы.
Владимир Михайлов һәм Татьяна Митякинаның никахларын теркәү удмурт милли традицияләре элементларын кулланып узган, алар чигелгән сөлгедә басып торганнар, диелә хәбрәдә.