Республика клиник хастаханәсендә өч игезәк бала туган
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә берьюлы өч сабый туды.
Учреждениенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биредә 2500, 2370 һәм 2230 грамм авырлыгындагы өч малай дөньяга килгән. Хәзерге вакытта алар яңа туган балалар реанимациясендә.
Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә өч игезәкләр – берәү, игезәкләр – бишәү.