Татарстанда яшен, яңгыр һәм көчле җил сәбәпле давыл турында кисәтү игълан ителде
Татарстанда һава шартлары начарлану көтелү сәбәпле, давыл турында кисәтү игълан ителде. Бу хакта Татарстанның Гидрометереология үзәге хәбәр итә.
Якшәмбе, 9 июль, 16.00 сәгатьтән, дүшәмбе, 10 июль, 21.00 сәгатькә кадәр, республика территориясендә урыны белән яшен, яңгыр һәм боз явуы көтелә. Җил тизлеге кыска вакытка секундына 15-20 метрга, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчәячәк.
«Татар-информ» якшәмбе көнне Татарстанда +36 градуска кадәр җылы булуы, шулай ук яңгыр, яшен көтелүе турында хәбәр иткән иде.
Моңа кадәр Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев атлантик циклон төбәккә озак көтелгән салкын һәм явым-төшемне 11 июльдә генә китерәчәк, дип фаразлаган иде.