Сочида яңгырлар аркасында дистәләп машинаны су ташкыны агызып алып киткән
Көчле яңгырлар аркасында, Сочиның Хоста районында унга якын автомобильне су ташкыны агызып алып киткән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Краснодар крае буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
«Коткару хезмәте» оператив мәгълүматы буенча, Видный урамында су ташкыны 10 машинаны агызып алып агып киткән», – дип яза РИА Новости.
Якынча мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Краснодар краеның Кара диңгез ярындагы давыл турында кисәтү җомга көнне игълан ителде, ул 10 июльгә кадәр дәвам итә.