Питрәч районында юлдан узып баручыларга янаган ир-атларны тоткарлаганнар
Полиция хезмәткәрләре кичә Татарстанның Питрәч районында юлны япкан һәм узып баручыларга янаган өч кешене кулга алган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Өч ир-атның юлны ябуы, узып баручыларга янавы һәм сүгенү сүзләре әйтүе турында хәбәр кичә кич килә. Хокук сакчылары тәртип бозучыларны тоткарлый. Болар Сосновый Борда яшәүчеләр булып чыга.
Бу ир-атлар исерек булган. Моннан тыш, аларның берсеннән пневматик коралга охшаган предмет та алганнар. Алар үз-үзләрен болай тотуны участок яныннан узган машиналар туздырган тузанның алар өенә килүе белән аңлаткан.
Ир-атларга карата административ беркетмәләр төзелгән, аларга 1000 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлек арест яный.
«Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклау эшләре бара», – диделәр ведомствода.