Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповка истәлек тактасы ачылачак
Түбән Новгород татарлары штабы 9 июльдә бөек татар җырчысы Рәшит Ваһаповка истәлек тактасы ачылышына чакыра.
Бу шәһәрдә татар мәдәният һәм җәмәгать әһеленә рәсми рәвештә ачылган беренче истәлек тактасы була. Кунаклар җыелу Варварская урамы, 10 йортта, 9:00 сәгатьтә була.
22 майда Түбән Новгород шәһәр Думасы комитеты истәлек тактасы ачу шәһәрдә Идел бу Сабан туе уздыру уңаеннан булачак, дип хәбәр иткән иде.
«Татарлар – Түбән Новгород җирлегенең төп халкы, алар монда күп гасырлар дәвамында яши. Түбән Новгород өлкәсендә туган күренекле татарлар бик күп – аларның берсе Рәшит Ваһапов», – диде җирле татарларның «Нур» милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов.
Рәшит Ваһапов 1908 елның 7 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Актук авылында туган. Түбән Новгородның педагогия техникумын һәм Мәскәү музыка училищесын тәмамлаган. 1940 елларда иң уңышлы эстрада җырчыларының берсе була. Ул башкарган «Уел», «Зөләйха», «Нурия» кебек халык җырлары, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи һәм башка композиторлар язган җырлар аеруча популярлык казана.