Чувашиянең Шумерле шәһәре мәчетендә яшь шәкертләрне бүләкләделәр
Чувашия Республикасының Шумерле шәһәре мәчете имамы Дамир хәзрәт Әдиятуллин җитәкчелегендә мәчет каршындагы курслар эшчәнлегенә йомгак ясалды. Балалары өчен сөенергә әниләре һәм әбиләре дә килгән, дип хәбәр ителә Россия мөселманнары Мөфтиләр шурасы сайтында.
Мәчет каршындагы курсларда укыган барлык яшь шәкертләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар, ә дәресләрнең берсен дә калдырмаучыларга скейтбордлар бүләк иттеләр. Дамир хәзрәт мәчеткә бәйрәмгә җыелучыларга яшьтән үк белем алуның мөһимлеге турында үгет-нәсихәтләрен бирде.
Уку елына нәтиҗәләр ясау изге Коръән аятьләрен уку белән тәмамланды. Аннан бергәләп чәй табынына уздылар.
Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Дамир хәзрәт Әдиятуллинга һәм барлык хәлфәләргә үсеп килүче буынны рухи-әхлакый тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм җәмгыять үсеше файдасына алга таба да эшләрендә уңышлар теләде, диелгән хәбәрдә.