Рөстәм Миңнеханов: Төп юнәлешләр – БДБ илләре, гарәп дөньясы, Иран, Төркия
Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек һәрвакытта да Татарстанның тышкы икътисади һәм халыкара эшчәнлегенең төп элементларыннан берсе булды һәм агымдагы шартларда аның әһәмияте тагын да артты. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Интерфакс» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Төп юнәлешләр – безнең тугандаш БДБ илләре, гарәп дөньясы, Иран, Төркия, Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре. Ислам хезмәттәшлек оешмасы кооперациясе, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге, зур форумнар үткәрү ярдәмендә республика ислам дөньясында үзен танытып кына калмый, ә кооперация темпларын арттыруга да ирешә», - диде Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлеше – сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү. Татарстан, экспортка йөз тоткан төбәк буларак, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең киң спектрын тәкъдим итәргә әзер. Ислам дөньясы илләре белән товар әйләнешенең яртысына якыны БДБ дәүләтләренә туры килә, әмма соңгы елда ерак чит илләр белән сәүдә күләменең ике тапкырга диярлек артуы күзәтелә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Марокко товар әйләнеше үсеше буенча лидерлар арасына керде, алар белән сәүдә күләме 100 тапкыр артты.
«Инвестицион хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирәбез. Бүгенге көндә ислам дөньясы белән инвестиция проектлары без теләгән кадәр күп түгел, әмма шуның белән бергә, бу юнәлештә бик зур эш бара», - дип ачыклык кертте республика җитәкчесе.