Камал театры янындагы төтенне төзелеш мәйданчыгында чүп януы белән аңлаттылар
Бүген социаль челтәрдә Казанда Камал театры янында янгын чыккан дигән хәбәр таралды. Шаһит шартлау тавышы ишетүе турында әйткән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төзелеш мәйданчыгында чүп янган. Янгын 1,5 квадрат метр мәйданда булган.