Рөстәм Миңнеханов Беларусь премьеры Головченко белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Премьер-министры Роман Головченко белән очрашты. Алар товар әйләнешен һәм номенклатураны арттыру, шулай ук импортны алыштыру һәм сәнәгать кооперациясе өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.
«Кичә Татарстан-Беларусь эшче төркеме утырышы булды. Бүген Татарстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекнең агымдагы торышы хакында фикер алышу, уртак эшчәнлекнең перспективалы юнәлешләрен билгеләү өчен яхшы мөмкинлек бар», - дип искәртте Миңнеханов. Ул шулай ук зур сәнәгать компанияләре продукциясен китерүгә карата кызыксыну белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, элегрәк Миңнеханов Татарстанның Беларусь белән товар әйләнешен арттырачагы турында белдергән иде. Хәзерге вакытта республиканың 300дән артык компаниясе Беларусь партнерлары белән хезмәттәшлек итә.
Республика Президенты Александр Лукашенко Беларусь һәм Татарстанның алга таба хезмәттәшлек итүдә гаять зур перспективалары булуын билгеләп үтте.