Санкт-Петербург мәктәбендә үсмер малай атыш оештырган
Санкт-Петербургның Калинин районындагы мәктәпләрнең берсендә 16 яшьлек үсмер малай атыш оештырган. Бу турыда ТАСС яза.
Агентлык белешмәсе буенча, үсмер мәктәп эчендә һәм тышта пневматик пистолеттан берничә тапкыр ата.
Дүрт кеше имгәнгән, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.