Лукашенко Миңнехановны газ двигательләрен серияләп җитештерә башлауны тизләтергә чакырды
Беларусь компанияләре Татарстан предприятиеләре белән бергәләп актив эш алып бара. Аерым алганда, Минск моторлар заводы Татарстан партнерлары белән бергәләп заманча газ двигательләре җитештерә, дип искәртте Беларусь Президенты Александр Лукашенко ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда. Ул двигательләрне серияләп җитештерә башлауны тизләтергә чакырды. Бу хакта БелТА агентлыгы хәбәр итә.
«Аларны сертификацияләүне һәм серияләп җитештерә башлауны тизләтергә ярдәм итсәгез яхшы булыр иде», - дип мөрәҗәгать итте Лукашенко Миңнехановка.
Ул шулай ук Казанда МТЗ-Татарстан Сәүдә-сәнәгать компаниясе эшләвен, аның Беларусь предприятиеләре җитештергән продукцияне сатуда зур үзәккә әверелүен искәртте.
«Без Россия белән сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлеккә зур басым ясыйбыз. Нәкъ менә шуңа күрә дә узган атнада Мәскәүдә үткән ике яклы сөйләшүләрдә һәм Югары Дәүләт Советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин белән бу юнәлешкә чираттагы мәртәбә аерым игътибар бирдек», - дип искәртте Лукашенко.
Искәртеп узабыз, элегрәк Миңнеханов Татарстанның Беларусь Республикасы белән товар әйләнешен арттырачагы хакында белдергән иде. Хәзерге вакытта республиканың 300дән артык компаниясе Беларусь партнерлары белән хезмәттәшлек итә.