«Барс-13» батальоны хәрбиләре якташларына рәхмәт әйтеп «Татар-информ» өчен видео яздырган
«Барс-13» иреклеләр батальоны хәрбиләре махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм китергән өчен Татарстан халкына рәхмәт белдерде. Тумышы белән Түбән Камадан булган Александр «Татар-информ» агентлыгы өчен видео яздырган. Ул алгы сызыкта машина йөртә, ә тыныч вакытта хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю һәм китерү белән шөгыльләнгән.
«Безгә даими рәвештә гуманитар ярдәм китерәләр. Чираттагы ярдәмне Казандагы мотоклуб вице-президенты алып килде. Шулай ук Түбән Кама, Алабугадан да гуманитар йөк китерделәр», - диде хәрби.
Бу юлы Trespassers МС мотоклубы вице-президенты Валентин Янков – аның дуслары үз теләкләре белән махсус операция зонасында хезмәт итә – Казаннан пычкы һәм дарулар китергән иде, аларны соңыннан госпитальгә тапшырачаклар.
«Фронт тылдан башка берничек тә яши алмый. Җиңү безнең якта булачак, дошманны юк итәчәкбез!» - дип белдерде хәрби видеода.
Элегрәк Валентин «Татар-информ» агентлыгына моннан алдагы сәфәрдә солдатларга хәрби форма һәм күн итек китерүе хакында хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, Казандагы бер мәктәп берничә тартма канцелярия кирәк-яраклары (дәфтәр, ручка, карандаш, глобус) җыйган. Хәзерге вакытта солдатларга тепловизор, төзәгеч, бензин пычкысы, генератор, маскировка халаты һәм маскировка челтәрләре кирәк.