Рөстәм Миңнеханов Минскида «Амкодор» машина төзү компаниясендә булды
![Рөстәм Миңнеханов Минскида «Амкодор» машина төзү компаниясендә булды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/4/13/a649429f976cb643b854493db4a8b213.jpg)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында «Амкодор» предприятиесендә булды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Компания юл-төзелеш, логистика, авыл хуҗалыгы һәм урман тармаклары өчен махсус техника җитештерү белән шөгыльләнә. Биредә елына 5 мең берәмлеккә кадәр техника җитештерелә. Холдингка 29 предприятие керә.