Татарстанның ике оешмасына «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме биреләчәк
Татарстанның тагын ике оешмасына – Карпов исемендәге химия заводы һәм «Кукмара киез итек комбинаты» акционерлык җәмгыятенә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме бирелергә мөмкин. Шул хактагы указ проектын ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әзерләгән.
Предприятиеләргә әлеге мактаулы исемне «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән сизелерлек өлеше, шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы елларында хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакярлек өчен» тапшырырга тәкъдим ителә, диелә указда.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге исемне «Татхимфармпрепараты» акционерлык җәмгыятенә тапшырган иде.
Искәртеп узабыз, бу исем Җиңүгә ирешүдә сизелерлек өлеш керткән һәм Бөек Ватан сугышы елларында хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән предприятиеләргә бирелә. Миңнеханов «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен гамәлгә кую турындагы указны 2022 елның 12 апрелендә имзалады.