Лукашенко: Беларусь белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең потенциалы гаять зур
Беларусь һәм Татарстан төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итүдә гаять зур потенциалга ия, дип белдерде Беларусь лидеры Александр Лукашенко ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда. Шундый өлкәләр арасында ул, аерым алганда, сәүдә һәм нефть химиясен билгеләп үтте, шулай ук уртак предприятиеләр булдырырга чакырды. Бу хакта БелТА агентлыгы хәбәр итә.
«Ихлас күңелдән сезне Беларусь Республикасында, Минскида сәламләвемә шатмын. Сез белорус халкының чын дусты. Мин сезнең төбәкнең үсешен инде күптән кызыксынып күзәтәм. Ирешелгән уңышлар сокландыра һәм безне Казан белән тагын да активрак эшләргә рухландыра. Моннан тыш, бездә бик эшлекле, нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнашты, безнең элемтәләрнең потенциалы гаять зур», - диде Беларусь лидеры.
Лукашенко фикеренчә, Татарстан җире Беларуська бик тә охшаган. «Әгәр самолетта Татарстан өстеннән очуыңны белмәсәң, бу нәкъ безнең Беларусь табигате дип уйлар идең», - дип белдерде ул.
Бүгенге көндә Минск һәм Казан арасындагы товар әйләнешенең 50 процентка якыны нефть химиясе хисабына тәэмин ителә. 2022 елда сәүдә үсеше 5 процентка артып, бер миллиард долларга җитте, бу – яхшы күрсәткеч, дип искәртте Лукашенко. Әмма, аның фикеренчә, бу республикалар арасындагы хезмәттәшлекнең барлык мөмкинлекләрен дә чагылдырмый.
«Безнең нефть химиясе – бер юнәлеш кенә. Шуңа күрә хезмәттәшлек планын төзегәндә нефть химиясе белән генә чикләнмичә бик дөрес эшләдегез», - дип искәртте ул һәм кооперацияне киңәйтергә, уртак предприятиеләр булдырырга чакырды.
Искәртеп узабыз, элегрәк Лукашенко очрашуда Беларусь Республикасының Ту-214 самолетлары өчен компонентлар җитештерергә әзер булуын белдергән иде.