Миңнеханов юбилярлар – халык артистлары Шәрәфиев һәм Таҗетдинов белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген РСФСРның халык артистлары, ТАССРның халык артистлары Равил Шәрәфиев һәм Ринат Таҗетдинов белән очрашты. Очрашу артистларның 85 яшьлек юбилейлары уңаеннан узды.
Ике артист та 1938 елда туган. Аларның иҗат юллары охшаш – алар икесе дә 1961 елда Мәскәүдә М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлаган һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә килгән.
Юбилярларга мөрәҗәгать итеп, Миңнеханов аларның тамашачылар арасында популяр булуын билгеләп үтте. «Хөрмәтле Равил ага! Хөрмәтле Ринат ага! Сез бик тә абруйлы. Татар театры үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. Күпкырлы иҗатыгыз, фидакарь хезмәтегез – болар барысы да һичшиксез хөрмәткә лаек», – дип яза Миңнеханов сүзләрен аның матбугат хезмәте.
Ул артистларны юбилейлары белән котлады һәм сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләде.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе Равил Шәрәфиевкә театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Дуслык» ордены, ә Таҗетдиновка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырды.