Евро бәясе 91 сумнан, доллар 83 сумнан артты
Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия валютасының евро һәм долларга карата бәясе кимүен дәвам итә: евро бәясе инде – 91, ә доллар 83 сумнан артып китте. Бу – бер ел эчендәге иң югары күрсәткеч. РИА Новости агентлыгы шул хакта хәбәр итә.
Доллар бәясе, иртәгесе көнне исәпкә алып, Мәскәү вакыты белән 12.57 сәгатьтә 1,83 сумга артып – 83,21 сумга, евро 1,86 сумга кыйммәтләнеп – 91,01 сумга, юань бәясе 29 тиенгә артып 12,09 сумга җитте.