Беренче кварталда «Татар-информ» укучылар саны 22 процентка арткан
2023 елның I кварталында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтына керүчеләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22,1 процентка арткан. Гыйнвар-март айларында барлыгы 4,5 млн уникаль укучы теркәлгән.
Караулар саны 26,4 процентка арткан – I квартал өчен материалларны 8,3 млн кеше укыган.
Атналык рейтингта «Татар-информ» тотрыклы рәвештә өченче позициядә тора.